Икенче көн рәттән җылыта
Төнге температуралар 1-6 градус салкын булачак. (Казан, 3 апрель,"Татар-информ", Оксана Романова). Татарстанда икенче көн рәттән 7 градуска кадәр җылыта. Бүген дә республикада явым-төшем булмый, көньяк җиле исәчәк. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтте. "Инде кичә үк республикада 2 дән 7 градуска кадәр җылылык күзәтелде....
Төнге температуралар 1-6 градус салкын булачак.
(Казан, 3 апрель,"Татар-информ", Оксана Романова). Татарстанда икенче көн рәттән 7 градуска кадәр җылыта. Бүген дә республикада явым-төшем булмый, көньяк җиле исәчәк. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтте.
"Инде кичә үк республикада 2 дән 7 градуска кадәр җылылык күзәтелде. Бүген дә шундыйрак һава торышы булачак. Казанда бүген 5 градуска кадәр җылылык көтелә, кичә 4 градус иде", - диде Ирина Трущина.
Метеорологлар искәрткәнчә, җил вакыты белән 16 м/с тизлеккә кадәр көчәячәк. Төнге температуралар 1-6 градус салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев