(Казан, 8 май, «Татар-информ»). "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләр! Сезгә Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!", - дип башлана Камил хәзрәт Сәмигуллинның ТР Диния нәзарәте матбугат сайтында урын алган бәйрәм котлавы.
"Һәр ел саен без илебезнең иң олы бәйрәмен - Җиңү көнен аеруча дулкынланып каршы алабыз. Чөнки бүген Россиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юк. 27 миллионга якын совет солдаты Ватаныбызның иминлеге өчен үз гомерләрен бирә, һәм аларның шактые мөселманнар була. Дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк үзләрен кызганмыйча дошманнар белән батырларча көрәшкә чыга. Совет мөселманнары эзәрлекләүләргә, репресиягә карамыйча, большевиклар күрсәткән рәнҗетүләрне онытып, үз бурычларын үти һәм илебезне яклый", - диелә Камил хәзрәтнең бәйрәм котлавында.
Дин кардәшләребезгә, кадерле ветераннарга мөрәҗәгать итеп, Камил Сәмигуллин: "Без бүген һәр аяз көнебез өчен, тыныч тормышта укып, эшләп, балалар үстереп яши алуыбыз өчен Аллаһка шөкер итәбез. Шулай ук тыныч, якты көннәр килсен өчен гомерләрен биргән герой солдатларның якты истәлеген саклау - безнең изге бурычыбыз. Арабызда яшәгән ветераннарны да, сугыш кырларында ятып калганнарны да яки фронтта алган яралардан гомерләре өзелгәннәрне дә хәтердән чыгармыйк. Алар - үзләреннән соң килгән буын киләчәге өчен гомерләрен кызганмаган батырлар", - дип билгеләп үтә.
"Кадерле ветераннар! Сезне ихластан Җиңү көне белән котлыйм! Аллаһ сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм үсеш бирсен! Аллаһы Тәгалә барыбызга үзенең бәрәкәтен насыйп итсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Амин!", - дип тәмамлана Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау тексты.
Нет комментариев