Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Инвалидлар декадасы дәвам итә

Бу ункөнлектә, аеруча, сәламәтлеге, көнкүреше белән бәйле сорауларны күтәреп социаль оешмаларга килүчеләр күбәя.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасына килгән Равил абый белән әңгәмә кордык.

  • Социаль оешмага килгәнсез икән, димәк, проблемагыз бар?
  • Бәхәссез, сәламәтлеге, мөмкинлеге чиклеләрнең проблемалары күп. Шөкер, җайлап булса да алар уңай хәл ителә. Хөкүмәтебез дә, урындагы оешмалар да тырышалар.
  • Социаль оешмаларда мөмкинлеге чикле гражданнарга уңайлыклар тудырыла, әлбәттә. Ә башка оешмаларда, сез яшәгән төбәктә ничек соң?
  • Берьюлы һәр җирдә булдыра алмыйлар инде ул. Әмма хөкүмәт дәрәҗәсендә мөмкинлеге чиклеләр проблемасын күтәрүләре, аларның һәр җирдә уңай хәл ителәсенә өмет уята.
  • Димәк, сез – оптимист.

Әлбәттә, менә бит дәүләт дәрәҗәсендә һәр оешмада пандус булдыру проблемасын хәл иттеләр, мин ышанам, башкалары да уңай хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев