Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йортта янгын куркынычсызлыгы!

Статистик мәгълүматларга күз салсак, барлык янгын чыгу очракларының 75 проценты торак йортларда, фатирларда килеп чыга. Янгын милекне юкка чыгара, кеше гомерен алып китә. Ут белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур.Агач йортларны, чарлакларны махсус ялкын үткәрми торган пропитка белән эшкәртергә, электр белән тәэмин итү системасын дөрес итеп урнаштырырга кирәк. Иске...

Статистик мәгълүматларга күз салсак, барлык янгын чыгу очракларының 75 проценты торак йортларда, фатирларда килеп чыга. Янгын милекне юкка чыгара, кеше гомерен алып китә. Ут белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур.Агач йортларны, чарлакларны махсус ялкын үткәрми торган пропитка белән эшкәртергә, электр белән тәэмин итү системасын дөрес итеп урнаштырырга кирәк. Иске электр үткәргечләрне яңага алмаштырырга. һәм дә җылыту мичләрен, газ котелларын урнаштыруны бу өлкәдәге профессионалларга тапшырырга, янгын чыкканлыгын хәбәр итүче извещательләр урнаштырырга кирәк. Йорттан чыгып киткәндә электр приборларын сүндерергә онытмагыз. Шунысын да белү зыян итми, газ баллонын кулланганда аны урамда металл ящикта йорттан 5 метр ераклык­та сакларга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик!
Антон СОТОВ, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев