(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районында "ВАЗ" машинасын йөртүче 27 яшьлек велосипедистны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Чистай - Түбән Кама трассасының 81нче километрында булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә велосипедтагы кеше алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига сәбәбе - машина йөртүченең аек булмавы һәм тизлекне тиешле күләмнән арттыруы.
http://tatar-inform.tatar/
Нет комментариев