Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камчаткага өч катлы йорт биеклегендәге дулкыннар якынлаша

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге уңайдан саклык чараларын көчәйтергә чакыра.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Камчаткага өч катлы йорт биеклегендәге дулкыннар якынлаша. Әлеге уңайдан шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Иртәгә көндез Тын океанның төньяк-көнбатыш өлешендә һәм Камчатка ярымутавының көньяк-көнчыгыш яр буе акваториясендә дулкыннарның биеклеге тугыз метрга җитәчәк. Шул ук көнне кичен Охот диңгезендә һәм Камчатка ярымутравының көньяк-көнбатыш яр буе акваториясендә дулкыннарның биеклеге ун метрга җитәр дип көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге уңайдан саклык чараларын көчәйтергә чакыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/23/152901/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев