Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камил Саттаровның иҗат күргәзмәсе ачылды

Югары Сәрдә авылында якташыбыз, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, традицион мәдәниятны үстерү республика үзәгенең баш белгече, режиссер Камил Саттаровның иҗат күргәзмәсен ачу тантанасы булып узды. Хәтерлисездер, газетабызда аның турында: "Ул безнең өчен хөрмәткә лаек якташыбыз да, районның сәнгать өлкәсен җитди бәяләүче дә, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы да", дип язган идек....

Югары Сәрдә авылында якташыбыз, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, традицион мәдәниятны үстерү республика үзәгенең баш белгече, режиссер Камил Саттаровның иҗат күргәзмәсен ачу тантанасы булып узды.

Хәтерлисездер, газетабызда аның турында: "Ул безнең өчен хөрмәткә лаек якташыбыз да, районның сәнгать өлкәсен җитди бәяләүче дә, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы да", дип язган идек. Камил Саттаровның тормыш юлы Югары Сәрдә белән тыгыз бәйләнгән. Моны ул үзе дә искә алды:

- Казанда яшәдек, 1941нче елны әтием мине бирегә - бабай һәм әби янына алып кайтып калдырды, үзе Бөек Ватан сугышына китте, - ди.

1944нче елны авыл мәктәбенә укырга бара. Шунысы кызык, иҗат күргәзмәсенә Камил Саттаровның ул чордагы мәктәп көндәлеге белән язма эш дәфтәре дә куелган иде.

Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов җитәкчелегендә авыл мәктәбе, клубы, китапханә коллективлары нык тырышканнар; бик күркәм чара оештырганнар. Көне дә бик матур булды. Әтнә ягының ихлас кунакчыллыгы чагылды - якташыбызны да, барлык кунакларны да чәк-чәк белән каршы алдылар. Кунакларны мәктәп ашханәсенә чәй өстәленә дә дәштеләр.

Иҗат күргәзмәсен мәктәпнең бер кабинетында урнаштырганнар, экспонатлар бик күп, каян табып бетергәннәрдер. Камил Саттаров күп кенә Татарстан хөкүмәте, мәдәният министрлыгы дипломнарына, грамоталарга лаек булган. Аеруча, Россия Президенты Владимир Путин имзасы белән килгән "Рәхмәт хаты"н күреп сокландык. Бөтенроссия "Театр әһелләре союзы" оешмасы әгъзасы бу "Рәхмәт"кә илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булган. Камил Саттаровны "Халык театрларының атасы" дип юкка гына атамыйлар шул! Чарада аны ТР мәдәният министрлыгыннан Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Луиза Гәрәева котлады. Бер уңайдан иҗат күргәзмәсенә якташыбыз белән бәйле тагын бер экспонат тапшырды. Якташыбызның кызы да чыгыш ясады һәм мәктәпкә картина бүләк итте. Ә инде Зәй һәм Башкортостанның Янавыл районнарыннан килгән котлау телегшраммалары чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Соңыннан клубта концерт булды - Мамадыштан килгән иҗат төркеме чыгышын тамашачылар бик яратып карадылар. Әлеге районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов та Камил Саттаровка картина бүләк итте.

Соңыннан якташ режиссер да рәхмәтен белдерде:

- Күңелле чара оештырганыгыз, куанкчыллыгыгыз өчен зур рәхмәт. Куандым, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев