Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

КАН ТАРТМАСА ДА, ҖАН ТАРТА

"Бездә үрнәк гаиләләр күп, шуларның берсе - Әхмәтхановлар", - диделәр Күңгәр авыл җирлегендә.

Әлеге үрнәк гаилә Югары Шашы авылында гомер итә. Гаилә башлыгы Зәкәрия абый "Күңгәр" хуҗалыгында эшли, ә җәмәгате Гөлзидә апа Күңгәр мәктәбендә укыта.

- Моннан 6 ел элек гаиләбезне тагын да түгәрәкләндерү максатыннан тәрбиягә бала алырга уйладык, - дип башлады сүзен Зәкәрия абый.

Уйлашып, киңәшкәннән соң, 2007 елның 23 маенда, балалар йортыннан бертуган Равил белән Равиләне алып кайталар. Аларга карап кан тартмаса да җан тарта икәнлегенә инанасың - әти-әниләренә бик нык охшаганнар.

- Кайтуга ук безне якын иттеләр, ә без алардан башка тормышны күз алдына китерә алмадык, - ди ана бәхетле елмаеп.

- Бер-беребезне чит-ят дип уйлап та караган юк, үзебезнекеләр алар, - дип өсти Зәкәрия абый.

- Бер-берегезгә ияләнү бик җиңел булмагандыр? - дим.

- Киресенчә, озак та үтмәде, эч серләре, истәлекләре белән уртаклаша башладылар, - дип сөенәләр.

Равилә - олысы, бирегә кайтканда I сыйныфны тәмамлаган булган, ә Равил аннан кечерәк. Бераз вакыт узгач, Равилә: "Беренче көнне өйгә кайткач, түгәрәк өстәл артына утырып чәй эчтек. Әби дә безне кочак җәеп каршы алды. Равил генә балалыгы беләндер инде, тик утырмады. Шуннан мин берегезгә дә сиздемичә, тик утыр инде, алайса кире илтеп куялар бит, дип, аңа төрткәләп алдым", - дип сөйләгән иде.

Равил дә икенче көнне бакчага чыккач, анда рәт-рәт тезелгән карлыганнарны, яшелчә тү­тәлләрен, җиләк-җимеш агачларын күреп, мөгаен бик әйбәт гаилә булыр бу, дип уйлаган. Әле:

- Баштарак йокыдан уянгач, төш кенә түгелме икән бу, дип куркып, кулымны чеметеп карый идем, - ди.

Сүз дә юк, тормышлары җитеш. Гадәти авыл­ныкы белән чагыштырсак, шактый яхшы дип бәяләргә була. Хәер, гаилә күркәмлегендә беренче планга әти-әнинең җылы мөнәсәбәтен куярга кирәк. Әнә бит беравыз­дан:

- Баланы чын күңелдән яратырга кирәк, - диләр.

- Малай белән бергә балыкка баргалыйм, кү­ңелле... Икесенә дә кирәк-яракны алып торабыз, әнә, "скоростной" велосипедлары да бар, - ди әтиләре.

- Балаларны сүккәнегез бармы соң, ничек кабул итәләр, - дип кызыксынам.

- Әледән-әле тәртипкә чакырулар була инде ул, аңлыйлар, тамчы да үпкәләмиләр, - ди Гөлзидә апа.

Шул сүзләрне исбатлагандай, Равил йөгереп килеп, әнисен кочаклап, үбеп алды.

- Биология, математиканы бик яратам. Спортны да үз итәм - көрәш, баян түгәрәкләренә йөрим, - ди. VII сыйныфта укучы Равилә дә:

- Ә мин "ГИА"га әзер­ләнәм. Гитарада уйнарга өйрәнәм, - ди.

- Системалы укысалар, шөгыльләнсәләр, булдыралар, бик сәләтлеләр - диләр әти-әниләре.

Менә шундый гаилә. Тату, бердәм, күп яктан башкалар өчен үрнәк булырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев