Кызганычка каршы, караклык очраклары гел кабатланып тора.
Казанда яшь кыз үзенең танышы белән матурлык салонына килгән. Ул эчтә вакытта танышы сумкадагы кошелек һәм телефонын урлап качкан. Бездә шундый гадәт бар: мондый очракларга өстән карыйбыз, янәсе, зур җинаять түгел. Зур икән шул. Хәзер ул егеткә РФ Җинаятьләр кодексының берьюлы 2 маддәсе буенча җавап бирергә туры килә. 158нче маддәдәге "Урлау"га, 159нчы "Мошенниклык" маддәсе дә өстәлгән.
Эчке эшләр идарәсе пресс-хезмәтенә кушылып, хәзер җиңел җинаять юк ул, барысы да җитди. Яшьләрне, балаларны кечкенәдән Законны аңлап, ихтирам итәргә өйрәтеп тәрбияләгез, диясе килә.
Нет комментариев