Карантин һәм пневмония...
Җәмгыять

Карантин һәм пневмония...

Район үзәк больницасында карантин игълан ителгәнен хәбәр иткән идек. Карантин әле һаман дәвам итә. Авыручылар да җитәрлек. - Узган атна дәвамында ОРВИ белән авыручы 23 кеше теркәлде. Шуның 14е- олылар, 9ы -балалар. 2 пневмония белән авыручы дәваланды...- дип хәбәр итте район больницасының табиб -эпидемиологы Азат Гыймадиев. Ел башыннан үпкә ялкынсынуы...

Район үзәк больницасында карантин игълан ителгәнен хәбәр иткән идек. Карантин әле һаман дәвам итә. Авыручылар да җитәрлек.

- Узган атна дәвамында ОРВИ белән авыручы 23 кеше теркәлде. Шуның 14е- олылар, 9ы -балалар. 2 пневмония белән авыручы дәваланды...- дип хәбәр итте район больницасының табиб -эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Ел башыннан үпкә ялкынсынуы (пневмония) белән дәваланучылар саны 13 кә җиткән. Вирус көчле, өзлегүләр дә җитәрлек, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.


Нет комментариев