Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кая бушатасы икән?

Миңа каршы килгән Сәгъдия әбинең нигәдер башы иелгән, үзе аякларын кыска-кыска гына итеп атлый, кулындагы сумкасындагы әйберләре дә баса торгандыр. Яше дә җитмешләрне узган, тормыш авырлыкларын күп кичергән бу әби район читендәге авылдан кирәк-ярак алырга дип килгәндер инде. Вакыт төшләргә килеп җитә язган, "абый утырт әле" транспорты белән иртүк чыкса,...

Миңа каршы килгән Сәгъдия әбинең нигәдер башы иелгән, үзе аякларын кыска-кыска гына итеп атлый, кулындагы сумкасындагы әйберләре дә баса торгандыр.
Яше дә җитмешләрне узган, тормыш авырлыкларын күп кичергән бу әби район читендәге авылдан кирәк-ярак алырга дип килгәндер инде. Вакыт төшләргә килеп җитә язган, "абый утырт әле" транспорты белән иртүк чыкса, 3-4 сәгать тирәләре булыр аның өеннән чыгып киткәненә.
Әлерәк кенә матур гына йөргән әби нигә болай шәлберәйгән, әллә авырып киткәнме, дип, таныш кеше булгач сорамый булдыра алмадым..
- Авыртмыйсыңдыр, ич, Сәгъдия әби, хәлсезләнгән кебек күренәсең? - дигәч, аптырашлы күзләрен миннән яшеребрәк,
- Әй, балам, әйтергә дә оят, олыгайгач ешрак кыс­талам шул, районга барасым бар дип, чәй дә эчмичә чыгып киткән идем, менә-менә тәхарәтем бозылмаса ярый, дип, куркып кына барам. Оят бит инде, шәҺәр кебек үсеп килүче район үзәге - Әтнәдә кереп чыгарга бер урын да юк икән. Оешмаларда бар да инде ул, кереп караган идем берсенә, ишеге бикле, кызлардан сораган идем, ачкыч бездә түгел, дип, бирмәделәр, үзләре кая керәләрдер. Ояласың да бит әле, шуңа азапланып барам инде.
Аптырагач, әбине машинага утыртып, өйгә алып кайтырга туры килде, мең рәхмәтләр укыды.
Шушы вакыйгадан соң, үзәктәге якын-тирә оешмаларының бәдрәфләренә күз салып чыктым әле. Ачык җирдәге 3 бәдрәфнең берсенең ишекләре бик­ле, берсенең идәннәре череп беткән, берсе әллә кайда, таба алмаслык җирдә урнашкан, калганнары офис эчендә, билгеле бикле инде. Аңлашылганча, Сәгъдия әби кебекләргә каядыр агач, куак, булмаса кычыткан, әрекмән арасына кереп үзенең йомышын башкарырга кала инде. Кыш көне булса нишләрсең, Алла сакласын.
Гөрләп чәчәк аткан район үзәгендә түләүле булса да җылы бер бәдрәф кирәктер дип беләм. Сәгъдия әби кебекләр берәү генә түгелдер, алар да җаваплы кешеләрдән игелекле эшне эшләрләрдер дип өмет итәләрдер. Сез ничек уйлыйсыз, әбиләр, бабайлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев