Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайсыгызныкы? Хуҗасын югалткан...

Чистарту икеайлыгы башланды. Күз салыйк әле як-якка? Ара-тирә "Кайсыгызныкы бу?"дип кычкырасы да килә. Менә бу башмаклар да хуҗасын эзли кебек. Янындагы шешәләргә күз салсаң, бәлки онытып та калдыргандыр... Кайсыгыз остарак, күңелегезгә шигырь юллары килмиме? Көләсе дә килә, елыйсы да.. Авыл эчендәге урамда терлек башы аунап ята...- кемне ачуланыйк, тагын шул...

Чистарту икеайлыгы башланды. Күз салыйк әле як-якка? Ара-тирә "Кайсыгызныкы бу?"дип кычкырасы да килә.

Менә бу башмаклар да хуҗасын эзли кебек. Янындагы шешәләргә күз салсаң, бәлки онытып та калдыргандыр...

Кайсыгыз остарак, күңелегезгә шигырь юллары килмиме? Көләсе дә килә, елыйсы да..

Авыл эчендәге урамда терлек башы аунап ята...- кемне ачуланыйк, тагын шул җитәкчеләрнеме? Азрак үзебезгә таба борылмыйбызмы, терлек суйгач, эче-башын урнаштырып куйсак ярамасмы, бәлки бакчалардан этләр ташый торгандыр...

Юл чатларында машинадан гына ыргытылган чүпләргә охшап тора болар... - кем җыярга тиеш сезнең шакшыны- тракторчымы? Оешма хезмәткәрләреме, бәлки оялырсыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев