Казан иң “акыллы” шәһәрләр исәбенә эләккән
Җәмгыять

Казан иң “акыллы” шәһәрләр исәбенә эләккән

Технологияләр һәм элемтә илкүләм тикшеренү институты халкы миллионнан арткан 15 шәһәрне, шулай ук Сочи шәһәр-курортны бәяләгән.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы Россиянең иң «акыллы» шәһәрләре исемлегенә кергән. Рейтинг төзегәндә банкоматлар, Wi-Fi нокталары һәм кашеринг автомобильләре саны исәпкә алынган. Бу хакта "Коммерсантъ" газетасы яза.

Технологияләр һәм элемтә илкүләм тикшеренү институты халкы миллионнан арткан 15 шәһәрне, шулай ук Сочи шәһәр-курортны бәяләгән. "Акыллы шәһәр" өлкәсендә үсеш дәрәҗәсе буенча лидерлар Мәскәү һәм Санкт-Петербург булган. Казан һәм Екатеринбург нәтиҗәле үсеш алучы шәһәрләр булып танылган.

Халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында Уфада ИТ-компанияләр иң күп санда булып чыккан. Wi-Fi нокталары саны буенча Красноярск лидер булып тора, банкоматлар саны буенча - Екатеринбург, ә кашеринг автомобильләре саны буенча Мәскәү беренчелекне алган.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2017/12/25/154959/


Нет комментариев