Казанда эвакуацияләнгән объектлар саны 30га җиткән
Җәмгыять

Казанда эвакуацияләнгән объектлар саны 30га җиткән

Бинадагы кешеләрне чыгару анда шартлаткыч матдә куелу турындагы хәбәрләрдән соң башланган.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанда эвакуация уздырылган объектлар саны 30га җиткән. «Татар-информ» агентлыгы үз мәгълүматларына таянып, шундый нәтиҗә чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, инадагы кешеләрне чыгару анда шартлаткыч матдә куелу турындагы хәбәрләрдән соң башланган иде. Аларның кайберләре турында «Татар-информ» агентлыгы аша хәбәр ителде.

Аерым алганда, Игенчеләр сарае, Дәүләт Советы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, берничә мәктәптән кешеләрне эвакуацияләү хакында җиткердек.

Хокук саклау органнары әлегә аңлатма бирми.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/03/149516/


Нет комментариев