Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда ябык памп-трек төзиячәкләр

Объектны төзү эшендә велосипед мотокроссы буенча экстремаль спортчылар җәлеп ителәчәк.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Татарстан Президенты ярдәмчесе, "Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү" төбәк программасы кураторы Наталия Фишман командасы республиканың спорт министрлыгы белән берлектә Казанда елның теләсә кайсы фасылында экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнерлек ябык памп-трек төзергә планлаштыра. Шундый объектлар төзү турында бүген Фишман Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерде.

Татарстан Президенты ярдәмчесе хәбәр итүенчә, памп-трек һәм триал-мәйданнар быел Горки-Әмәт урманында экстремаллар соравы буенча җиһазландырылган. Аны төзүдә спортчылар үзләре дә актив катнашкан.

Спикер экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнүче спортсменнарның да әлеге эшкә кушылачакларын, аны алардан да остарак башкарып булмаячагын җиткерде.

Bелосипед мотокроссы тидән олимпия спорт төренә кереп, 2020 елда беренче тапкыр Токиодагы Уеннар программасына кертеләчәген әйтте Татарстан Президенты ярдәмчесе.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2017/12/26/155048/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев