Казанда юл һәлакәтендә ике пассажир автобусы бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Киров районының Боевая урамында 49 һәм 45нче пассажир автобуслары бәрелешкән. Беренче автобуста кондуктор хатын-кыз, икенче транспорт чарасында ике пассажир - ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Өчесе дә хастаханәгә тикшерелергә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәте булган урында 4нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшләде.
Чыганак: http://www.tulachi.ru/tt/2016-02-03-07-43-00/item/8008-kazanda-yul-%D2%BB%D3%99lak%D3%99te-ike-passazhir-avtobusyi-b%D3%99releshk%D3%99n.html
Нет комментариев