Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанны Кыш бабайлар яулаячак

"Халык Кыш бабае" бәйге-фестивалендә катнашучылар шәһәр урамнарына чыгачак.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Анна Тарлецкая). 21нән 24 декабрьгә кадәр Казан урамнарында Кыш бабайларның күпләп чыгуы көтелә. "Халык Кыш бабае" бәйге-фестивалендә катнашучылар шәһәр урамнарында командалары белән казанлыларга интерактив яңа ел программаларын тәкъдим итәчәк.

Фестивальне оештыручылар билгеләп үткәнчә, аларның төп максаты Татарстан башкаласында яшәүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итү. Бөтен сер шунда - без моны шәһәр халкы белән бергә ясаячакбыз", - дип сөйләде шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Үзенчәлекле программаларны шәһәрнең үзәк урамнарында, метрода, хәтта аэропортта күреп булачак. Урам тамашалары якшәмбе көнне төгәлләнә. Ә дүшәмбе, 25 декабрьдә, moroz.kzn.ru бәйге сайтында халык тавыш бирүе башланып китә. Шулай итеп, шәһәрнең һәр кешесе үзенең күңеленә хуш килгән 2018 елның "Халык Кыш бабаен" сайлый ала.

Бәйге йомгаклары 29 декабрьдә шәһәр чыршысы ачылышында ясала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/20/154640/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев