Җәмгыять
Кешенең язмышы җан сизгәндә үк языла диләр.
Әмма алда сине нәрсә көткәнен сизмисең дә, белмисең дә. 20нче август көнне олы кайгы килде. Йорт җирләребез янды, әбиебезне югалттык. Шундый авыр вакытта булышкан Күшәр халкына, күршеләремә, хуҗалык рәисебез Хәйруллин Рүзәл, бригадир Шәнгәрәев Рамилгә, авыл советы җитәкчесе Гарипова Гөлназга һәм Сәфәрова Резедәгә, Садретдинова Гүзәлиягә, Хәкимов Робертка, Габдрахманова Рамиләгә, Күшәр мәктәбе...
Әмма алда сине нәрсә көткәнен сизмисең дә, белмисең дә. 20нче август көнне олы кайгы килде. Йорт җирләребез янды, әбиебезне югалттык. Шундый авыр вакытта булышкан Күшәр халкына, күршеләремә, хуҗалык рәисебез Хәйруллин Рүзәл, бригадир Шәнгәрәев Рамилгә, авыл советы җитәкчесе Гарипова Гөлназга һәм Сәфәрова Резедәгә, Садретдинова Гүзәлиягә, Хәкимов Робертка, Габдрахманова Рамиләгә, Күшәр мәктәбе директоры Гөлнара Халиковага, улым Азатның укытучы апасы Эльмира Сибгатовага бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тагын рәхмәтләремне безгә ярдәм иткән башка авыл җирлеге рәисләренә, ярдәм итеп редакциягә акча китергән кешеләргә, Комыргуҗа авылында яшәүче әтием Рәшиткә, әнием Фаягөлгә, энем Ринатка, Яңа Әтнә авылында яшәүче Фоат абыйга, Фирдания апайга, Әлфинур апайга, Рәсим абыйга, Фидаилгә, Әлфинәгә, Гөлиягә, Илгизгә һәм башка туганнарыма әйтәсем килә. Авыр вакытларыбызда ярдәмегездән ташламадыгыз.
Барыгызга да корычтай ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын. Безгә эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән кайтсын.
Олы рәхмәтләребезне әйтеп:
Алмаз, Алисә, Фәния. Күшәр авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев