Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда кайсы өлкәгә күпме акча бүленәчәге мәгълүм булды — исемлек

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча каралачагы хакында хәбәр итте.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген парламент тыңлаулары вакытында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча каралачагы хакында хәбәр итте.
Беренче урында «Мәгариф» өлкәсе. Бу юнәлешкә республика бюджетыннан 55 млрд 183 млн сум акча бүленәчәк.

«Социаль сәясәт» өлкәсе икенче урынны били. Аңа 41 млрд 978 млн сум күләмендә акча бүленер дип фаразлана.

«Илкүләм икътисад»ка - 33 млрд 394 млн сум, «Сәламәтлек саклау» өлкәсенә - 22 млрд 496 млн сум, «Торак-коммуналь хуҗалык»ка - 10 млрд 933 млн сум, «Гомумдәүләт мәсьәләләре»нә - 9 млрд 608 млн сум, «Мәдәният һәм кинематография»гә - 7 млрд 826 млн сум, «Физик культура һәм спорт» өлкәсенә - 5 млрд 188 млн сум, «Илкүләм куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлегенә» - 1 млрд 308 млн сум, «Массакүләм мәгълүмат чарлары»на - 1 млрд 195 млн сум, «Илкүләм саклык»ка - 1 млрд 9 млн сум, «Әйләнә тирәлекне саклау»га 288,7 млн сум акча бүленер дип фараз кылына.

Гомумән алганда, 2018 елда республика бюджетының керем өлеше - 196 млрд 405 млн 386,6 мең сум, чыгымнар - 199 млрд 64 млн 350,9 мең сум, дефицит күләме 2 млрд 658 млн 9643 мең сум тәшкил итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/10/150005/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев