Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - "Көлкеле олимпия"

Күлле Киме авылы мәдәният йортында "Көлкеле олимпия" уены уздырдылар. Мәдәният йортын җитәкләүче Чулпан Сәләхова, китапханәче Гөлзада Хәмитова һәм гармунчы Ильяс Сәфәров бик күңелле чара уздырганнар.

"Мәдәният йортының Оста куллар" һәм "Бию" берләшмәләренә (түгәрәк хәзер шулай дип атала) йөрүче балалар белән әледән-әле төрле күңелле чаралар уздырып торабыз", - ди мәдәният йорты җитәкчесе.

Кайда нинди күңелле уеннар күрә, шуларны үзләрендә дә куллана. Бу юлы ул ашамлыклар темасына чайнворд чишү белән башланган. Соңыннан йөгерүгә, тизлеккә нигезләнгән кызык уеннар үткәрелә, сүз уңаеннан, олимпия - йөгерүне аңлата. Шул нигездә балаларга истәлек бүләкләре тапшыралар.

Бүгенге көндә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концертка әзерләнеп яталар. Авылның әле бер тапкыр да сәхнәгә менмәгән өлкән яшьтәге хатын-кызларыннан 10 кешлек коллектив туплаганнар. Башта "Аулак өй" күренеше белән таныштырып, ахырдан концерт куярга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев