Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Күлле Киме авыл җирлеге һәм “Дусым” хуҗалыгы идарәсе коллективы ветераннарны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре! 9 май - Бөек Җиңү көне уңаеннан чын күңелдән иң ихлас, иң изге теләкләребезне кабул итегез! Бу көн - илебез тарихында төп бәйрәмнәрнең берсе. Ул халкыбызның дошман көчләре каршында югалып калмавын, авыр көрәштә җиңү рухын югалтмыйча, дөньяны фашист изүеннән коткаруын...

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре! 9 май - Бөек Җиңү көне уңаеннан чын күңелдән иң ихлас, иң изге теләкләребезне кабул итегез! Бу көн - илебез тарихында төп бәйрәмнәрнең берсе. Ул халкыбызның дошман көчләре каршында югалып калмавын, авыр көрәштә җиңү рухын югалтмыйча, дөньяны фашист изүеннән коткаруын искә төшерүче көн буларак күңелләргә мәңге уелып калыр. Бу Җиңү - халык җиңүе,яхшылыкның яманлыкны җиңүе. Сугыш дәһшәтен күргәннәр мәңге яшәсен,батырлык еллар еллар узу белән онытылмасын.Һәр сабый бу җиңүнең нәрсә бәрабәренә ирешелүен яхшы белсен, кечкенәдән Ватан каршындагы изге бурычына тугры булсын.

Кадерле ветераннарыбыз! Шушы уңайдан сезгә олы рәхмәтебезне җиткереп, каршыгызда башыбызны иябез. Сез булганга - без исән. Сезгә сәламәтлек, тыныч- имин тормышлар, озын гомер телисебез килә. Барыбызның кадер- хөрмәтендә, якыннарыгызның игелеген күреп ,муллыкта,бәхет-шатлыкларга күмелеп, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын. Илебез күген бүтән кара болытлар капламасын, сугыш хәсрәтен бүтән берәүгә дә күрергә язмасын. Бәйрәм белән кадерлеләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев