Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күлле Кимедә асфальтны яңарттылар

"Дәүләтнең махсус Программасы нигезендә иске асфальт юл өстенә яңасы җәелде", - дип куана Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.

Әлеге Республика Программасы "Торак пунктларда гамәлдәге асфальт-бетон өслеккә ремонт уздыру", дип атала. Гомуми кулланудагы автомобиль юлларын норматив хәлгә китерүгә нигезләнгән Программа бу.

Шул нигездә Күлле Кимедә тегермән кырыеннан "Молодежная" чатына кадәр - барысы 300 метр иске асфальт өстенә яңаны җәйделәр. "Волгадорстрой" оешмасы башкарды бу эшне. Кыскасы, Күлле Киме авыл клубы мөдире Чулпан Сәләхова әйтмешли:

- Авылыбыз көнннән-көн матурлана. Яңартылырга тиешле асфальт юл эшләнде. Барлык авылыбыз халкы исеменнән җитәкчеләргә, юл эшләүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.Сәламәтлек, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен теләп калабыз, - ди ул.

Хәмит Гәрәев сүзләренә караганда, территорияне төзекләндерү Программасы да дәвам итә биредә. Шушы арада гына терлекчелек комплексы янында 50 төп чыршы утыртканнар. Көзен аларны аралаштырып, тагын 50 төп агач - миләш утыртырга ниятлиләр.

Фотолар Чулпан Сәләховадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев