Күәмдә ифтар ашы узды
Җәмгыять

Күәмдә ифтар ашы узды

Кичә, 2 июнь көнне, Күәм авылы мәчетендә ифтар ашы узды.

Әлеге мәҗлескә табынны мәчеткә йөрүче хатын-кызлар әзерләде. Табын мәчет акчасына корылды.

   Мәчеткә йөрүчеләр Ленар хәзрәт Ганиевнең вәгазьләрен тыңлап һушланды. Табын артында Коръән аятьләре укып багышлангач, бергәләп авыз ачтылар. Тәравих намазын укыдылар.

-Аллага шөкер, мәчетебез буш тормый. Рамазан аенда монда олысы да, кечесе дә йөри. Бергәләп Тәравих намазы укыйбыз. Балалар килә, аеруча сөенәбез, - диләр олылар. 


Нет комментариев