Комплекста 600 сыер тәрбияләнә
"Күшәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының терлекчелек комплексы әле быел гына куллануга тапшырылды. Район үзәгеннән Күшәр авылына таба барганда сул яктагы тау башына салынган әлеге комплекс белән аның җитәкчесе Фәнүс Бузунов таныштырды. Биредә 600 баш савым сыеры бар. "Раздой", "Разгар" һәм "Спад" төркемнәренә бүленгән сыерларны 2 торакта туплаганнар. Сыерлар бәйсез тәрбияләнәләр,...
"Күшәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының терлекчелек комплексы әле быел гына куллануга тапшырылды.
Район үзәгеннән Күшәр авылына таба барганда сул яктагы тау башына салынган әлеге комплекс белән аның җитәкчесе Фәнүс Бузунов таныштырды.
Биредә 600 баш савым сыеры бар. "Раздой", "Разгар" һәм "Спад" төркемнәренә бүленгән сыерларны 2 торакта туплаганнар. Сыерлар бәйсез тәрбияләнәләр, калын салам аслыкта яталар. Теләсәләр кардага чыгып-кереп йөриләр, ә кардалары - зур, иркен. Төргәкле саламнарны кертеп, өеп куйганнар.
Шушы ике торак уртасына савым залы урнашкан.
- Залда белгечләр өчен аерым, аннан тыш душ һәм эшләүче өчен кирәк башка бүлмәләр дә бар. Ә сыерларны саву "елочка" принцибы буенча башкарыла, берьюлы 32 сыер савыла, - ди җитәкче.
Электән билгеле факт, "Күшәр"нең савымчылары бик тырышлар. Биредә 2 сменада 7 савымчы эшли; Резеда Гайнетдинова, Рүзилә Касимова, Мәннән Шәяхмәтов, Эльмира Галиуллина, Алинә Галимҗанова, Нурфия Галиуллина һәм Миләүшә Зарипованың берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел.
Савым сыерлары тораклары янәшәсендә буаз терлекләр торагы да бар. Ул да заман таләпләренә тулысынча җавап бирә. Бүгенге көндә анда 290 баш буаз терлек тупланган. Комплекс җитәкчесе биредә аерым мал табибы булуны ассызыклады.
- Буаз терлекләрнең сау-сәламәт булуы өчен ветфельдшер Айнур Шәяхмәтов җаваплы. Тагын бер мал табибыбыз - Фәнил Хәсәнов. Гаять тырыш егетләр. Монда ясалма орлыкландыручы егетләрнең тырышлыгын да читтә калдырырга ярамый. Шулай ук уңган егетләр, - ди.
Территория үзе, юллары тоташ бетоннан торган бу комплекс һаман үсештә. Тиздән терлек азыгы цехы сафка басыр дип планлаштыралар. Территориядә 2 зур сенаж чокыры бар, һәрберсе 6000 тонна сыйдырышлы. Киләчәккә планнары зурдан, алары белән дә таныштырырбыз.
Автор фотосында: (сулдан уңга) Мөнир Габдрахманов, Айнур Шәяхмәтов, Айнур Фәйзрахманов, Фәнил Хәсәнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев