Комыргуҗа авыл җирлеге һәм «Шахтер» хуҗалыгы идарәсе коллективлары 9 май белән котлыйлар
Хөрмәтле тыл ветераннары, тол хатын-кызларыбыз, сугыш чоры балалары! Бөек Җиңү залпы яңгыраганнан соң 72 ел вакыт узып китте. Тарихка алтын хәрефләр белән язылган әлеге Җиңү бөтен илебез халкы - Кызыл Армия һәм Флот командирларының, сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Хөрмәтлеләребез! Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңү...
Хөрмәтле тыл ветераннары, тол хатын-кызларыбыз, сугыш чоры балалары!
Бөек Җиңү залпы яңгыраганнан соң 72 ел вакыт узып китте. Тарихка алтын хәрефләр белән язылган әлеге Җиңү бөтен илебез халкы - Кызыл Армия һәм Флот командирларының, сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды.
Хөрмәтлеләребез! Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәбез, кылган батырлыгыгыз, көчле ихтыярыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган хәрбиләрнең якты истәлеге мәңге сакланыр, геройларыбызның кылган батырлыклары онытылмас. Тылда иген иккән тыл хезмәтчәннәренең үтелгән гомер юлы да батырлыкка тиң.
Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тыныч картлык һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын, һәр туар таңның бары тик шатлык-куанычлар гына алып килүен телибез.
Фото интерет челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев