Җәмгыять
Комыргуҗа авылында яшәүче апабыз Хәкимуллина Диләрә Кәбир кызының шушы көннәрдә олуг юбилее.
Кадерле апабыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы. Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, җизнәбез Мәсхүт белән тигезлектә...
Кадерле апабыз! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы. Уй-теләкләрең изге, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, җизнәбез Мәсхүт белән тигезлектә яшәргә язсын Ходай! Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Гомер юлың пар канатлы үтсен.
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бик гади син, бик гүзәл син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.
Сезгә озын гомер, бары
Куаныч, шатлык телим.
Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлҗиһан, энеләрең Фәнил, Фәннур исеменнән сеңлең Клара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев