Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син, тормышыбызның яме, өебезнең нуры син. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек, бәхет-шатлык белән гомер итәргә, әтиебез белән бергә рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, безнең уңышларга сөенеп, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын иде. Һәрвакыт шундый киң күңелле, ачык...
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син, тормышыбызның яме, өебезнең нуры син. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек, бәхет-шатлык белән гомер итәргә, әтиебез белән бергә рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, безнең уңышларга сөенеп, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын иде. Һәрвакыт шундый киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал, яхшылыкларың үзеңә әйләнеп кайтсын.
Сөйкемле карашың кояшка тиң -
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мәсхүт,
улың Алмаз, кызың Гөлназ, киявең Айдар,
оныкларың Адель, Ранель һәм кода-кодагыйларың.
Нет комментариев