Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Конфедерация Кубогы алдыннан игътибарлы булыйк! - "Әтнә таңы"

Соңгы вакытта Россия территориясендә террористик акт очраклары ешаю күпләрне хафага салды. Шушы уңайдан һәм тиздән Казанда FIFA 2017 футбол буенча конфедерация Кубогына уеннар узу сәбәпле Эчке эшләр бүлегенең җитәкче урынбасары Ренат Котдусов халыкка түбәндәгеләр белән мөрәҗәгать итә. Якын- тирәгездә шикле тоелган кешеләргә игътибар итсәгез, шул ук вакытта әлеге кешеләр халык...

Соңгы вакытта Россия территориясендә террористик акт очраклары ешаю күпләрне хафага салды.

Шушы уңайдан һәм тиздән Казанда FIFA 2017 футбол буенча конфедерация Кубогына уеннар узу сәбәпле Эчке эшләр бүлегенең җитәкче урынбасары Ренат Котдусов халыкка түбәндәгеләр белән мөрәҗәгать итә.

  • Якын- тирәгездә шикле тоелган кешеләргә игътибар итсәгез, шул ук вакытта әлеге кешеләр халык күп җыелган урыннарга - конфедерация Кубогы уеннарын карау мөмкинлеге бирә торган документлар табуга, шул максатта махсус полиция яисә хәрби, медицина коткару хезмәте, ремонт оешмалары хезмәткәрләре формаларын табуга омтылсалар, газүткәргеч, электр тапшыру линияләре, тимер юллар, балалар бакчасы һәм мәктәп, хастаханә, дәүләт учреждениеләре белән нигезсез кызыксынса яисә аларны фото яки видеога төшерсә, гамәлдәге дәүләт строена карата тискәре карашта икәнлеген белдерсә - кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Ябык тормыш рәвеше алып барган һәм республика халкы тарафыннан дини нормаларның "дөрес" үтәлмәве турында фикерләр белдерергә җөрьәт иткән, Россиядә һәм чит илдә терроризмны аклаган әдәбиятка карата югары кызыксынучанлык белдергән, шартлаткыч матдаләр, корал әзерләү буенча киңәш сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Ел фасылы буенча киенмәгән - җәйгә хас булмаганча калын куртка яки плащ кигән,үзе белән зур сумка яки бүтән предметлар йөрткән, адекват булмаган кыяфәттәге - наркотик исерү халәтендәгеләр аеруча игътибарга лаек. Гадәттә бу халәттәгеләр гамьсез, йөгерек күз карашы белән аерылып торалар. Хәрәкәт координацияләре бозылган булырга да мөмкин. Үлемгә барган террористлар гадәттә күпләп тир һәм селәгәй бүленеп чыгу белән бәйле югары ярсучанлык халәтендә була. Аларның кайберсе чит кешеләр янында пышылдауга күчеп үзалдына дога укып йөри.

    Тукталышларда, сәүдә объектлары каршында, күпләп халык җыелган урыннарда транспорт чарасы туктап тору, шулай ук шикле предметлар - сумка, пакет исә төргәкләр булу, кыска вакытка фатир биреп тору яисә аерым алган фатирда даими рәвештә күпләп кеше җыелу да игътибарсыз калмасын.

    Шикле тоелган фактлар буенча "02" яисә 2-15-75 телефоннары аша Әтнә Эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук Татарстан республикасының теләсә кайсы полиция бүлегенә "02", ә мобиль телефоннан "102" номерына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев