Күрәгә кабартмасы
Камыр өчен: 1 кг он, 2 стакан сөт, 50 г атланмай, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 30 г чүпрә, тоз. Эчлек өчен: 200 г күрәгә һәм караҗимеш. Эш барышы: Чүпрәне җылымча сөттә җебетеп, шикәр комы, йомырка, тоз, атланмай , он өстәп, камыр изегез. Ике мәртәбә кабартасы. Суда торган күрәгә...
Камыр өчен:
1 кг он, 2 стакан сөт, 50 г атланмай, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 30 г чүпрә, тоз.
Эчлек өчен:
200 г күрәгә һәм караҗимеш.
Эш барышы:
Чүпрәне җылымча сөттә җебетеп, шикәр комы, йомырка, тоз, атланмай , он өстәп, камыр изегез. Ике мәртәбә кабартасы. Суда торган күрәгә белән караҗимешне вак итеп турап, шикәр комы сибәргә. Кечкенә җәемнәр җәеп, эчлек салырга һәм кырыйларын яхшылап тоташтырырга. Духовкада 30-40 минут пешереп, шикәр оны сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев