Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәримә әбекәйгә - 90 яшь

Югары Көек авылында яшәүче Кәримә Абдуллинага да шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Әбекәй килен булып төшкән нигезендә улы Илфар тәрбиясендә гомер кичерә. Үзе ул Күәм авылында туып үскән. Авыл мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлаган. Әнә шул яшьтән кул арасына керә башлаган Кәримә гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән...

Югары Көек авылында яшәүче Кәримә Абдуллинага да шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Әбекәй килен булып төшкән нигезендә улы Илфар тәрбиясендә гомер кичерә. Үзе ул Күәм авылында туып үскән. Авыл мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлаган. Әнә шул яшьтән кул арасына керә башлаган Кәримә гомер буе күмәк хуҗалыкта хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән дүрт бала- бер кыз һәм дүрт егет тәрбияләп үстергән.

Юбилярны котларга район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Сибагатов, социаль яклау бүлеге мөдире Әминә Галиева, Көек авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтгалиев килгән иде. Әбекәй кунакларга чын күңелдән рәхмәтен җиткерде, киләчәк эшләрендә уңышлар теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев