Әниебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Гаилә дигән патшалыкның алиhәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Син - йортыбызның алыштыргысыз яме hәм нуры. Киләчәктә дә саулык белән без балаларыңның игелеген күреп, безнең...
Әниебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне hәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез. Гаилә дигән патшалыкның алиhәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Син - йортыбызның алыштыргысыз яме hәм нуры. Киләчәктә дә саулык белән без балаларыңның игелеген күреп, безнең шатлык-куанычларга сөенеп кадер-хөрмәттә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып яшәргә язсын!
Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч hәм шатлык биргән сүзләреңә.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Барлык балаларың исеменнән иң изге теләкләр белән
улың Мөнир.
Нет комментариев