Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үкси-үкси елый бу җан

Синсез!.. (Гөлзада Нәҗиповага багышлыйм) Синсез бушап калды дөнья, синсез үзе генә җиһан... Синсез күңелемнең күге- үкси-үкси елый бу җан. Синсез атар иртәнге таң, синсез чыгар кояш... Тормыш дәвам итәр синсез, тик гөлләрең инде тоймас... Тоймас шатлык якыннарың, күзләр инде мөлдерәмә... Күктән яңа йолдыз күзлим, тәхет синең кай - тирәдә? Аллаһ...

Синсез!..
(Гөлзада Нәҗиповага багышлыйм)
Синсез бушап калды дөнья,
синсез үзе генә җиһан...
Синсез күңелемнең күге-
үкси-үкси елый бу җан.
Синсез атар иртәнге таң,
синсез чыгар кояш...
Тормыш дәвам итәр синсез,
тик гөлләрең инде тоймас...
Тоймас шатлык якыннарың,
күзләр инде мөлдерәмә...
Күктән яңа йолдыз күзлим,
тәхет синең кай - тирәдә?
Аллаһ үзенә алды микән,
рәхмәтенә төрер өчен?!
Дөньялыкта изгелегең
җәннәтеңә бирер көчен.
Яңа йолдыз эзлим күктән...
Караңгылык каплап алган.
Сорауларың җиңел булсын,
ярдәм итсен газиз Аллам.
Яшәр өең якты булсын,
фәрештәләр саклап торсын.
Авыр чагың, файдам тисен,
дога укыйм синең өчен!
Дога укыйм - истә йөзең,
ихлас әйткән һәрбер сүзең.
Елмаюң күз алдымда...-
риза булып ятчы үзең.
Оҗмах булсын синең урын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев