Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кубаньдагы юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат пәйда булды

Коткаручылар фаразы буенча, шәһәрара автобус йөртүче руль артында барганда йоклап киткән булырга мөмкин.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Кубаньда, ачыкланган мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше үлгән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта "Известия" җиткерә. Алдан Кубаньда автомобиль һәлакәтендә җиде кеше үлгән, дип хәбәр ителгән иде.

"Өч кеше, шул исәптән автобус йөртүче, урында ук үлгән, ике пассажирның хастаханәгә барганда, тагын берсенең - кабул итү бүлмәсенә барып җиткәч гомере өзелгән", - дип китерә мәгълүматларны ТАСС агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының төбәк баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Мария Пирогова.

Агентлык әңгәмәдәшчесе билгеләп үтүенчә, хастаханәгә һәлакәт урыныннан автобуста булган 26 кешенең 18е китерелгән.

Юл-транспорт һәлакәте Краснодар өлкәсенең Молькино бистәсе тирәсендә булган. Адлердан Түбән Новгородка бара торган пассажир автобусы М-4 "Дон" трассасында MAN йөк машинасына бәрелгән.

Хәзерге вакытта 24 кешенең зыян күрүе билгеле.

Коткаручылар фаразы буенча, шәһәрара автобус йөртүченең руль артында барганда йоклап киткән булуы мөмкин.

"Ачыкланган мәгълүматлар буенча, автобус Абхазиядән Түбән Новгородка хаҗиларны алып барган", - дип җиткерелә Эчке эшләр министрлыгы сайтында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/26/149020/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев