Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кулланышта булган машиналарга бәяләр 6%ка төшкән

Бәяләр түбәнәюенең төп сәбәбе - тотылган машиналарга ихтыяҗ кимү. (Казан, 22 август, "Татар-информ"). Россиядә кулланышта булган машиналарның бәяләре 5,8%ка диярлек төшкән. Хәзер мондый автомобильләрнең уртача бәясе - 535 мең сум. Бу турыда "Автостат"ка сылмама белән "Известия" газетасы хәбәр итә. "Агымдагы ел ахырына кадәр трендның үзгәрүен көтәргә кирәкми. Бәяләр әкренләп түбәнәюен...

Бәяләр түбәнәюенең төп сәбәбе - тотылган машиналарга ихтыяҗ кимү.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Россиядә кулланышта булган машиналарның бәяләре 5,8%ка диярлек төшкән. Хәзер мондый автомобильләрнең уртача бәясе - 535 мең сум. Бу турыда "Автостат"ка сылмама белән "Известия" газетасы хәбәр итә.

"Агымдагы ел ахырына кадәр трендның үзгәрүен көтәргә кирәкми. Бәяләр әкренләп түбәнәюен дәвам итәчәк", - дип "360" телеканалы "Автостат" директоры Сергей Целиков сүзләрен китерә. Моңа кадәр тотылган машиналарга бәяләр, 2014 елдан алып, үсештә дип хәбәр ителгән иде. Мондый "тимер ат"ларның уртача бәясе 568 меңгә җиткән иде.

Бәяләр түбәнәюенең төп сәбәбе - тотылган машиналарга ихтыяҗ кимү. Кешеләр ешрак яңа машина сатып ала башлаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/22/146838/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев