“Күңелне кытыкламый бу безнең...”
Әлеге сөйләшүләргә генә ышанып бетмичә, редакциягә килгән хаттагы сорауларга җавап эзләп, участок инспекторлары белән шимбә көнне рейдка чыгып кердем.
Дөрестән дә ник җыела бу малайлар? Чыннан да җыеламы алар? Үз күзем белән күрәсем килде. Күрдем. Хәзер әти-әниләргә ничек аңлатыйм икән, дип утырам. "Ах" дисәң дә, "Ух" дисәң дә була. Сугышып канга батышып бетмәгәч, "Бар да әйбәт", дип нәтиҗә ясасаң да ярый кебек. Тик болай дип язарга кул бармый. Габделхәй абыйны да аңлыйм. Килешеп тә бетәсе килми. Объектив фикерне җиткерә алырмынмы, белмим, чөнки мин Совет заманында тәрбия алган кеше. Ә балалар - заманныкы. Көлсәң көл, еласаң ела. Заманага сылтап үзебезне акларга маташабыз. Югыйсә аларның әти-әниләре без бит, беребез дә күктән төшмәгән. Ә балалар чыннан да чит планетадан килгән кебек. Бер ишләре. Берничә төргә бүлеп була аларны: кызык караучы, кызык ясаучы, миңа барыбер; әтәчләнүчесе дә, тәлинкә тотучысы да..., урамга бөтенләй чыкмаучылары да бар. Әдәплеләре дә очрый. Килеп сөйләшеп китүчеләре дә булды. Җикеренүчесе дә табылды. "Законны беләбез без", - дип чәпчегәнен дә күрдек. Чыннан да хокукларын беләләр. Шактый аралаштык. Тик менә бурычларын белгәне сирәк.
Тыз да быз чапкан машиналар кичке 9дан соң аеруча күбәя, башта берән-сәрән генә очрадылар. Тегендә туктап карыйлар, монда туктап карыйлар. Кулда - сигарет, ялт иткән кием, янәшәдә - киенгән-ясанган кыз! Алар яннарындагы кешегә дә, машинага да игътибар итәсе дип белмиләр. Төп җыелу урыны - "Затлы" (Поле чудестагысы) кибете. Кибеткә киләп салып йөрүчеләр шактый. Рүзәл Корбанов аңлатма биреп бара: "Монысы шуның (исемнәрне язмыйм) малае, монысы тегесенеке. Машинаны яңа алып бирделәр", - ди. Өеңдә ни барын участок инспекторыннан сорасаң була. Габделхәй абый, эшләмәгән кеше 5 авыл тормышыннан хәбәрдар була алмый. Малайлардан да курыкмый. Кеше буларак, менә шул малайларның киләчәк язмышы борчый аны. Чөнки араларында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләре бар, "Бер тәртипсезлек эшләсә, төрмәгә китә бит инде бу. Кемнеңдер кадерлесе..." - ди инспектор.
"Ник җыеласыз?" - дип тә сорадым егетләрдән. "Аралашасы килә бит, кая барыйк? Бу яшьтән өйдә утырыйкмыни? Клуб юк. Ник район үзәгендә клуб юк? Сез шул сорауга җавап бирегез. Безнең барлыкны җитәкчеләр дә белә югыйсә. Тәртипне дә без бозмыйбыз. "У Рашида"да без кыйнамадык, анда әтнәләрне кыйнадылар. Ә бу хат күңелне кытыкламый безнең. Дөньяны без болгатмыйбыз, болганып беткән инде ул", - яшьләр җавабы бу.
Өйдә тәртипле балалар урамда икенче төрлерәк кыланалар, чөнки алар ирекле. Ышанмасагыз, Рүзәл Корбанов белән сез дә Әтнәне бер әйләнеп кайтыгыз, әти-әниләр. Әле чыннан да соң түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев