Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Кырым татарлары – Мәңгәрдә

16 март көнне Кырым Автоном Республикасында гомумкырым референдумы узды, зур күпчелек Россиягә кушылу өчен тавыш бирде. 18 март көнне РФ Президенты Кырымны Россиягә кушу карарын игълан итте.Россия парламентының югары палатасы РФ һәм Кырым арасындагы килешүне раслады. Кырымның 12 процент халкы - кырым татары. Аларны безнең ерактагы якын туганнарыбыз дип атарга...

16 март көнне Кырым Автоном Республикасында гомумкырым референдумы узды, зур күпчелек Россиягә кушылу өчен тавыш бирде. 18 март көнне РФ Президенты Кырымны Россиягә кушу карарын игълан итте.Россия парламентының югары палатасы РФ һәм Кырым арасындагы килешүне раслады.

Кырымның 12 процент халкы - кырым татары. Аларны безнең ерактагы якын туганнарыбыз дип атарга була. Әйтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым-татарлары мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән татар телендә сөйләшеп, аңлашты, дип яздылар.

Борынгы заманнардан ук безнең элемтәләр нык булган. Хәер, бу хакта иренмәгән һәр матбугат чарасы язды һәм әле дә яза. Ә менә "Аргументы и факты" газетасындагы хәбәрне безнең Әтнә районы өчен сенсацион дип кабул итәргә була. Мәкаләдә: "Сүз уңаеннан, XVIII-XIX гасырларда кырым татарларының бер төркеме хәзерге Татарстан территориясенә күчеп килә, мәсәлән, Әтнә районының Иске Мәңгәр һәм Олы Мәңгәр авылларында гомер кичерә..." - дигән сүзләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев