Кышлау авыл җирлеге һәм «Таң» хуҗалыгы идарәсе коллективлары ветераннарны бәйрәм белән котлый
Хөрмәтле тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Ихластан сезне Җиңү көне белән котлыйбыз. Бу шатлыклы һәм тетрәндергеч бәйрәм илебез тарихы һәм аның халкы язмышына мәңгелеккә уелган. Без Ватан азатлыгы хакына гомерләрен аямыйча сугышкан каһарманнар алдында бурычлыбыз. Халкыбызның тиңсез батырлыгы, аның тәвәккәллеге, кыюлыгы бүген дә күңелдә тарихыбыз өчен горурлык хисе уята, илебезнең...
Хөрмәтле тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Ихластан сезне Җиңү көне белән котлыйбыз.
Бу шатлыклы һәм тетрәндергеч бәйрәм илебез тарихы һәм аның халкы язмышына мәңгелеккә уелган. Без Ватан азатлыгы хакына гомерләрен аямыйча сугышкан каһарманнар алдында бурычлыбыз. Халкыбызның тиңсез батырлыгы, аның тәвәккәллеге, кыюлыгы бүген дә күңелдә тарихыбыз өчен горурлык хисе уята, илебезнең алга таба үсеше өчен ышанычлы нигез булып тора. Туган илебез фашист басып алучыларының төп һөҗүмен үзенә алды, авыр сынаулар аша үтеп, дошманны тар-мар итеп, илебез халкына Җиңү алып килде.
Без, бүген һәлак булганнарга баш иябез. Тыл да калганнар Җиңүне киеренке хезмәте белән якынайтты. Яшь буын үзенең җиңүчеләр варислары булуын яхшы белергә һәм истә тотарга, өлкән буынның гомерләре бәрабәренә саклап калган бөек патриотик идеалларына тугры булып калырга тиеш. Данлы җиңүнең 72 елын каршылау уңаеннан ветераннарыбызга чын күңелдән саулык һәм иминлек, тыныч аяз күк йөзе телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев