Кыска ялганыштан янгыннар килеп чыга
Электрүткәргечләр белән сак булыгыз Вакытлар узу белән электр чыбыкларының изоляциясе туза һәм ярыла башлый. Кыска ялганыш барлыкка килеп янгыннар килеп чыга. Шуңа бәйле рәвештә, электр чыбыкларын, иртәгәгә калдырмыйча, алыштырырга кирәк . Тыела: Изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын куллану; Электр җиһазларын токка тоташтырган килеш күзәтүсез калдыру; Электр челтәренә зур электр көчәнеше...
Электрүткәргечләр белән сак булыгыз
Вакытлар узу белән электр чыбыкларының изоляциясе туза һәм ярыла башлый. Кыска ялганыш барлыкка килеп янгыннар килеп чыга. Шуңа бәйле рәвештә, электр чыбыкларын, иртәгәгә калдырмыйча, алыштырырга кирәк .
Тыела:
-
Изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын куллану;
-
Электр җиһазларын токка тоташтырган килеш күзәтүсез калдыру;
-
Электр челтәренә зур электр көчәнеше тәлап итүче җиһазлар тоташтыру;
-
Узлектән җылыту приборлары ясау;
-
Электр челтәренә берьюлы берничә көнкүреш приборы тоташтырып артык көчәнеш ясау;
-
Электр җиһазларын монтажлау эшен мөстәкыйль рәвештә башкару;
-
Кечкенә балаларны йортта күзәтүсез калдыру.
Электр үткәргечләренең төзек булмавын һәм янгын чыгуны кисәтүче билгеләр: электр вилкалары һәм розеткалары яну,көйгән резина исе чыгу. Көчәнеш артса ,ут чыбыклары кызып, узенчәлекле резин исе чыгарып "сигнал бирэлэр". Соңыннан изоляциясе кабына һәм янындагы предметларны яндыра башлый. Янгын килеп чыккан очракта электрны өзәргә өйдән кешеләрне чыгарырга, янгын турында коткару бүлекләренә "01","101","112" телефон номерлары аша хәбәр итегез.
Граңданнар үз вакытында электр үткәргечләрен алыштырып торыгыз һәм һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев