Кыстыбый яки күзикмәк
"Вконтакте"дагы дустыбыз Мәрьям Миңнегулова тәкъдим итә: Кыстыбыйнын тышын , бик юка итеп җәйгәнне һәм куырганны яратам, арасына сөтле, ак май салып төелгән бәрәңге, аннан инде, берәм-берәм өеп, ак май белән майлаганны яратам! КАМЫР гади генә, сөтле су, тоз, 1 аш калагы көнбагыш мае, он. ЙОМЫРКА САЛЫНМЫЙ, йомырка катыручан була камырны....
"Вконтакте"дагы дустыбыз Мәрьям Миңнегулова тәкъдим итә:
Кыстыбыйнын тышын , бик юка итеп җәйгәнне һәм куырганны яратам, арасына сөтле, ак май салып төелгән бәрәңге, аннан инде, берәм-берәм өеп, ак май белән майлаганны яратам!
КАМЫР гади генә, сөтле су, тоз, 1 аш калагы көнбагыш мае, он. ЙОМЫРКА САЛЫНМЫЙ, йомырка катыручан була камырны. Токмач камыры кебек җәям, бер формада кисәм, коры табада куырам, куырылган камырны тастымалга куеп төреп барам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев