Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“МАМЫШТА ХӘЛЛӘР КАТЛАУЛЫ”

Күптән түгел генә әлеге вазифага билгеләнсә дә, Яңа Шашы авыл җирлеге җитәкчесе Марат Срур улы Сабирҗанов үз җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш- көнкүрешләре белән күптәннән таныш.

Үзе дә шушы якларда туып-үскән җитәкче белән бүгенге авыл турында сөйләшәбез.

- Сезнең карамактагы җирлек бе­лән якыннанрак танышып китәсе иде?

- Яңа Шашы авыл җирлегенә шушы тирәдәге биш авыл - Чишмәле Сап, Чембулат, Мамыш, Иске Җогып һәм әлбәттә инде, үзәге - Яңа Шашы керә. Район үзәгеннән 20 километрда урнашкан, күршеләребез - Арча районы авыллары һәм Мари Иле республикасының Морки районы.

- Авыл өчен проблема булган юллар мәсьәләсе сезнең җирлек өчен дә ят түгел дип беләм. Чембулат, Мамыш, Иске Жогып авыллары элек- электән юлсыз интегә. Моның буенча нәрсәләр эшлисез?

- Юл мәсьәләсенә килгәндә, бу проб­леманы без күмәк хуҗалык ярдәме белән хәл итәргә тырышабыз. Кышын, мәсәлән, юлларны кардан чистартып тордык. Чембулатка керү юлында җәйгә асфальт булыр дип уйлыйм. Яңа Шашы белән Иске Җогып арасында күпер эшләнә, асфальтның бер каты салынды, икенче каты җәйгә салынып бетәчәк. Чишмәле Сапка кадәр асфальт түшәлде, авыл эчендәге юлларга таш җәеләсе. Мамышта хәлләр катлаулырак, әлегә ул асфальтсыз калып тора.

- Галимәбез Фирдәвес апа Гарипова бер очрашу вакытында "Авылның ниндилеген зиратына карап беләм", - дигән иде. Ә сезнең зиратлар ни хәлдә?

- Зиратларны җирлек халкы белән берлектә чистартып, җыештырып торабыз. Киләчәктә Яңа Шашы зиратын әйләндереп алган койманы яңарту күздә тотыла. Чишмәле Сап зиратының коймасы узган ел алыштырыла башлаган, быел эшен бетерергә планлаштырабыз.

- Яшьләр белән эшләр ни хәлдә? Вакытларын ничек уздыралар, мәдәният йортларының торышы ничек?

- Республика буенча барган "Авыл клубы" программасына инде бөтен өмет. Мәдәният йортлары - безнең өчен иң зур проблема. Шушы программа нигезендә, кайберләрен ремонтлап булмас­мы дип өметләнәбез. Чишмәле Сап, Чембулат мәдәният йортлары эшләп тора үзе. Иске Җогыпныкы ачыла. Яңа Шашыда мәдәният йорты авария хәлендә. Шуңа да кичке якта мәктәп спорт­залы ачыла, анда теннис, воллейбол түгәрәкләре эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев