Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Май аенда бакча эшләре - «Әтнә таңы»

Май- елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшел яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай. Ка­занда бу айда уртача температура +12С чамасы була, ә кайбер елларда, 2010 елдагы кебек, температура +30- 35°С ка җиткән көннәр дә булырга мөмкин. Бу айда иң элек апрельдә башланган эшләрне...

Май- елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшел яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай. Ка­занда бу айда уртача температура +12С чамасы була, ә кайбер елларда, 2010 елдагы кебек, температура +30- 35°С ка җиткән көннәр дә булырга мөмкин. Бу айда иң элек апрельдә башланган эшләрне төгәл­ләргә кирәк. Ай башында кишәрлекләрдә дым каплату­ны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле куль­туралар чәчүне, бигрәк тә иртә өлгерешле ак башлы, чә­чәк, пекин кәбестәләрен һәм кольраби утыртуны төгәл­лиләр, иртә өлгерешле бәрәңге утырталар. Майның беренче көннәрендә үк бакча җиләген (әгәр дә ул яшелчә бакчасында үстерелгән булса) туфрагы бе­лән бергә күчереп утыртырга мөмкин, болай эшләгәндә, ул быел ук җиләк тә бирәчәк. Кырау төшүе көтелгәндә, бакча җиләге түтәлләрен һәм кырауга чыдамсызрак башка төр культураларның өстен камыш яки пленкалар белән каплыйлар. Майның икенче яртысында кәбестәнең соң өлгерешле сортларына (Подарок, җирле Клыков) туфрак әзерлиләр һәм аларны алда күрсәтелгән тәртиптә утырталар. Инде үсеп килә торган культураларның рәт араларын йомшарталар, тамыразыкларның (кишер, чөгендер һ.б.) шытымнарын сирәклиләр, иртә өлгерешле яшелчә куль­тураларын органик һәм минераль ашламалар белән тук­ландыралар. Бәрәңгене тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканда тырмалыйлар. Төрле борчаларга, кәбестә, су­ган һәм чөгендер чебеннәренә каршы бу корткыч бөҗәк­ләр зарарлый торган үсемлекләрне үлән төнәтмәләре, хи­мик препаратлар белән эшкәртәләр. Батун суган, күп яруслы суган, редис, рәваҗ, салат һәм шпинатның тәүге уңышларын җыеп алалар. Беренче тап­кыр уңышын кисеп алганнан соң күпьеллык суган, рә­ваҗ һ. б. яшелчә культураларын тукландыралар, рәт ара­ларын эшкәртәләр. Әгәр дә май ае коры торса, яшелчә культураларын, туф­рак җилләгән саен, бу айда берничә тапкыр сугарырга туры килә, бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. куль­туралар сугаруга таләпчән. Әгәр дә бакча җиләге кишәрлекләрендә корып коел­ган бутоннар күрсәгез (аларны кура, бакча җиләге коң­гызлары зарарлаган), җыеп алып яндырыгыз яисә кай­нар суга салыгыз. Майның икенче яртысы - җылы яратучы культура­ларга (кыяр, помидор, карбыз, кавын, кабак, ташкабак һ.б.) туфрак әзерләү вакыты (туфракны эшкәртәләр, аш­лыйлар, тигезлиләр). Шушы ук вакытта кыяр чәчәргә яисә рассадаларын ачык грунтка (пленка астына) күче­реп утыртырга, ә 25 майдан соң помидор рассадаларын шулай ук ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин. Майда шулай ук теплицалардагы кыяр һәм помидор­ларны карап үстерү мәшәкатьләренең бөтен комплексын башкаралар. Кояш белән җылытыла торган пленкалы яз­гы теплицаларда май урталарына кадәр кыяр, помидор рассадаларын утыртуны төгәллиләр. Парникларда исә рассада һәм барлык башка яшелчә­ләрне карап үстерүне дәвам иттерәләр. Шул ук вакытта май башында ачык грунтка утырту өчен кавын, карбыз, ташкабак орлыкларын туклыклы кубик яисә стаканнар­га чәчәләр. Майның беренче ункөнлегендә помидорны парникларга һәм пленкалы каркасларга күчереп утыртуны төгәлли­ләр. Икенче рам әйләнешенә әзерләнгән парникларга кы­яр һәм помидор күчереп утырталар. Кыяк суганны, яшел культураларны парниклардан җыеп алалар һәм кыяр җыюга керешәләр. Ачык грунтка утырту өчен соң өлгерешле кәбестәнең һәм помидор рассадаларын сайлап алалар. Саламнан эшләнгән матларны һәм җылыту өчен әзер­ләнгән башка япмаларны киптерәләр һәм кыек аслары­на яки сарайларга җыеп куялар. Игелек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев