Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мигъраҗ кичәсе якынлаша

13 апрель - мөселманнар өчен зур бәйрәм көн. Рәҗәб аен төгәлләп килүче бу бәйрәмне элек-электән әбием белән әнием көтеп ала. Быел да әнием бүгеннән искә төшереп, "Кызым,13 апрель- Мигъраҗ кичәсе, ураза тотып каршы алсаң, бик тә саваплы, чамагыз булса бүген төнлә уразага кереп, сәхәр ашасагыз була. Ике көн рәттән ураза...

13 апрель - мөселманнар өчен зур бәйрәм көн.

Рәҗәб аен төгәлләп килүче бу бәйрәмне элек-электән әбием белән әнием көтеп ала. Быел да әнием бүгеннән искә төшереп, "Кызым,13 апрель- Мигъраҗ кичәсе, ураза тотып каршы алсаң, бик тә саваплы, чамагыз булса бүген төнлә уразага кереп, сәхәр ашасагыз була. Ике көн рәттән ураза тотсагыз тагын да яхшы... "- дип кисәтеп өлгерде.

Нинди көн соң ул Мигъраҗ кичәсе?

Бу хакта район үзәк мәчетенең имамы Наил хәзрәт Сәгъдиев белән сөйләшәбез.

  • Рәҗәб аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәне - Мигъраҗ кичәсе, диләр. Быел ул 13 апрельгә туры килә. "Исра" сүрәсенең беренче аяте Мигъраҗ вакыйгасы хакында. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу кичәдә кеше акылы кабул итә алмаслык бер рәвештә күкләрнең иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аллаһның киң рәхмәте белән безнең пәйгамбәребез Мәккә шәһәрендәге Харам дип аталган мәчеттән, башка пәйгамбәрләр иңгән җиргә, Иерусалим шәһәрендәге Акса мәчетенә барып, пәйгамбәрләргә имам булып, ике рәкәгать намаз укыган. Аннан соң 7 кат булган күккә ашып, пәйгамбәребез Аллаһ Тәгаләгә берәү дә артык якын була алмый торган дәрәҗәләргә күтәрелгән. Мигъраҗ вакытында Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) үзенең әмерләрен җиткергән. Шулай ук Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз ителгән; «Бәкара» сурәсенең ахыргы ике аяте иңдерелгән; кыямәт көнендә пәйгамбәргә өммәте өчен шәфәгать кылу бүләк ителгән. Мигъраҗ киче булып 12 апрель киче санала, 13 апрель- Мигъраҗ көне.
  • Бу кичтә нинди гамәлләр кылу саваплы?
  • Мөбарәк бер кичә булганга күрә, унике рәкәгать намаз кылу яхшы дип санала. Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак.
  • Хәзрәт, бу намазны уку тәртибе ничек?
  • Мигъраҗ кичәсе намазын ястү намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында ике рәкәгатьтә бер сәлам бирү белән 12 рәкәгать намаз укылыр. Һәр рәкәгатьтә "Фатиха"дан соң сүрә укылыр. Сәлам биргәннән соң 100 мәртәбә:

"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр", дип әйтелә. 100 мәртәбә: "Әстәгъфируллааһәл-газыйимә вә әтүүбү иләйһи", дигәннән соң 100 мәртәбә "Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд", дип салават әйтеп намаз тәмамланыр, дога кылыныр. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз савапка булсын. Әмиин.

  • Рәхмәт, хәзрәт.

Сүрия Мәхмүтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев