Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миграция бүлекчәсеннән хәбәр итәләр

Читтән кайтсаң - документың булсын Россия территориясендә булган аерым категория затларның хокукый статусын көйләү турында законга үзгәрешләр кертелде. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең Миграция бүлекчәсе җитәкчесе Лира Фәгъмиева белән сөйләшәбез. Россия территориясендә биредә яшәү хокукын бирүче таныклыгы булмаган , Россия гражданствосына ия булуы ачыкланмаган гражданнар яшәве турында фактлар билгеле. Аларның...

Читтән кайтсаң - документың булсын

Россия территориясендә булган аерым категория затларның хокукый статусын көйләү турында законга үзгәрешләр кертелде. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең Миграция бүлекчәсе җитәкчесе Лира Фәгъмиева белән сөйләшәбез.

  • Россия территориясендә биредә яшәү хокукын бирүче таныклыгы булмаган , Россия гражданствосына ия булуы ачыкланмаган гражданнар яшәве турында фактлар билгеле. Аларның хокукый статусы " Россия гражданлыгы турында" закон нигезендә көйләнә алмый. Моңа гражданның шәхесен ачыклаучы таныклык булмаган, 2002 елның 1 ноябренә кадәр 1974 елгы СССР паспорты, туу турында таныклык, әти- әниләренең чит ил паспорты буенча ( паспортка балалары турында мәгълүмат язылган) килгән - әти- әниләре Россия гражданлыгын алып та, балаларының хокукый статуслары көйләнмәгән гражданнар категориясе керә. 2016 елның 20 декабрендә әнә шундый гражданнарның хокукларын көйләү буенча законга үзгәрешләр үз көченә керде. Шушы уңайдан, Әтнә районы территориясендә яшәгән, алда күрсәтелгән категориягә керүче гражданнарның консультация алу һәм кирәкле документлар исемлеген ачыклау өчен Эчке эшләр бүлегенең Миграция бүлекчәсенә мөрәҗәгать итүләре сорала. Белешмә өчен телефон 2- 15- 01

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев