Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Миләүшәнең хыял иле”

Казанда, Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында, 26 майда якташыбыз, хәбәрчебез Миләүшә Насыйбуллинаның иҗат кичәсе - шигырь бәйрәме була.

Исеме үзе өчен сөйләгән шәхесләр сирәк очрый. Күшәр авылында туып үскән, мәрхүм Гыйльметдин абый белән Лидия апа Хәйретдинованың Казан каласын яулаган, үзенең аһәңе, сүз тәмен белүе белән республика халкын әсир иткән олы кызы Миләүшә - әнә шундый. Усал-акыллы, тыйнак-әрсез, чибәр-сөйкемле, баш бирмәс-хыялый, кечелекле-кешелекле... Ир хатыны, Таһир белән Зөһрәнең әнисе, "Әтнә таңы"н укучыларның ярат­кан авторы да ул. Миләүшә берәү генә һәм ул башкаларны кабатламый. Аның белән булган әңгәмәбез дә берәүне дә битараф калдырмас.

- "Диктор Миләүшә На­сый­бул­ли­на"ны беренче тапкыр авыл ничек каршылады? Хәтерлисең­­ме?

- Театр артисткасы буласым килгән иде. Әти-әни рөхсәт бирмәгәч, КДПИга укырга кердем, укытучы үзе артист бит ул, артист та шул ук укытучы. Диплом алдым. Казан милли мәдәни үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән чак. Радиога диктор кирәклеген, аңа бәйге узачагын ишеттем. Укытучым Фоат Галимуллинга, туганым, әнинең апасына шалтыраттым. Алар көчемне сынап карарга киңәш иттеләр. Жюрида - Фоат Галимуллин, Лия Заһидуллина. Өч турда узган бәйгедә 103 кеше катнаш­ты һәм мине шулар арасыннан сайлап алдылар. Таһирга - 1 яшь. Баланы кайнанам Саниягә кайтарып эшли башладым. Беренче мәртәбә авылга кайтам. Күрәләрме икән, дип як-ягыма карыйм. Радио берәү генә вакыт бит. Миңсылу апа күреп алды да: "Диктор Миләүшә Насыйбуллина кайта",-- дип сөрән салды. Мин бу һөнәрнең нинди җаваплылыгын шул вакытта аңладым. 19 ел гомер үтеп киткән.

- Миләүшә, иҗат кичәң ни өчен 45тә, 50дә түгел? Бу синең кабатланмас булуыңа ишарәме?

- Алай дисәң дә була. Шартлы гына килеп чыкты. Әле 50 яшькә җитәсе бар. Ә бу яшем, хәзерге күңел халәтем миңа бик тә ошый. "Болгар" радиосы коллективы бәллүр вазаны тутырып 45 виктория җиләге бүләк иткәннән соң аңладым моны. Минем мондый шигырь кичәсен Әтнәдә, Казанда үткәргәнем бар иде. Бу юлы зур, мәртәбәле зал­ны тутырып шигырь сөючеләрне җыеп, бүләк ясыйсым килде. Чынлап та бүләк, чөнки керү бушлай. Кичке сәгать 5тә башлана.

- Тамаша залында кемнәрне күрергә теләр идең?

- Анда шагыйрьләр, сыйныфташларым, курс­ташларым, дусларым, шигырь сөючеләр булачак. Әлбәттә инде, Әтнә халкы да булыр, дип ышанам.

- Әтнә халкы тормышыңда нинди урын тота?

- Райондашларымның бәясе миңа бик кыйммәт. Алар һәрвакыт, кайда гына очрашсак та, мине зурлап, яратып каршы алалар. Һәм мин моңа бик шатланам. Чөнки туган җиреңдә танымасалар, башкалар сине кабул итми. Кабул итсә дә, ул күңелгә шатлык бирми. Бу яктан мин бәхетле, миңа туган ягым фатиха бирде, ә башкала кабул итте.

Син һаман да үзең бер бул әле, Әтнә кызы - безнең Миләүшә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев