Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милли мәгариф лабораториясе бетерелә

Татар теле кафедрасы һәм милли мәгариф лабораториясеннән торган Милли белем үзәге Полингваль белем үзәгенә әверелә.

Мәгарифне үстерү институтында штатны үзгәртү бара. Проректор Равил Хәмитов хәбәр итүенчә, татар теле кафедрасы һәм милли мәгариф лабораториясеннән торган Милли белем үзәге Полингваль белем үзәгенә әверелә.

Бу, беренче чиратта, һәр милләтнең үз милли телендә белем алырга хокукы булуы белән аңлатыла. Бу хакта “Мәгариф” журналы сайтында хәбәр ителә.

Проректор сүзләренә караганда, беренче карашка милли мәгариф лабораториясе ябыла кебек тоелса да, чынлыкта, исеме һәм җисеме генә үзгәрә. Лабораториядә эшләүче 3 белгеч тә үз урыннарында калачак.

Фото: https://pixabay.com/

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169301/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев