Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләрдә куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота. (Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота. Татарстан мәктәпләрендә балигъ булмаганнарга карата куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм җинаять гамәлләрен кисәтү буенча чаралар планы эшләнгән. Бу хакта...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота. Татарстан мәктәпләрендә балигъ булмаганнарга карата куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм җинаять гамәлләрен кисәтү буенча чаралар планы эшләнгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә әйттеләр.

Агымдагы ел башында министрлык тарафыннан "Балигъ булмаганнарга карата куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм җинаять гамәлләрен кисәтү турындагы" боерык гамәлгә куелды.

"Бу документка нигезләнеп, республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләре уку учреждениеләренә пропуск режимын кертүне шәхси контрольгә алдылар. Шулай ук куркынычсызлык системасы күзәтелә. Моннан тыш, мәктәпләрдә хокук саклау органнары вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары һәм укытучылар коллективлары киңәшмәләре үткәрелде. Укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык дәресләре оештырылды. Психологлар балаларга экстремаль вазгыятьтә үзләрен ничек тотарга кирәклеген, җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар", - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев