Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлеге чикле балалар Яңа ел каршылады

Район буенча мөмкинлеге чикле 55 бала исәптә тора. "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Укучылар йорты, спорт мәктәбе йөзендә районның башкарма комитеты алар өчен бик матур чара - Яңа ел каршылау бәйрәме оештырды. "Бәйрәмгә барлык балаларның яртысыннан күбрәге килгән иде. Балалар бик ошаттылар. Соңыннан әти-әниләре дә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Беренче...

Район буенча мөмкинлеге чикле 55 бала исәптә тора. "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Укучылар йорты, спорт мәктәбе йөзендә районның башкарма комитеты алар өчен бик матур чара - Яңа ел каршылау бәйрәме оештырды. "Бәйрәмгә барлык балаларның яртысыннан күбрәге килгән иде. Балалар бик ошаттылар. Соңыннан әти-әниләре дә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Беренче тапкыр оештыр­дык, әмма соңгысы булмас", - дип хәбәр иттеләр "Изгелек"тән. Монда Кыш бабай, Кар кызы, ел символы - сары эт, узып баручы ел символы - әтәч һәм алып баручылар балаларның күңелен күргәннәр. Уеннарда да, соңыннан да бүләкләр биргәннәр. Иң мөһиме - мөмкинлеге чикле балалар бәйрәмне бик яратып кабул иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев