Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөселманнар өчен намаз вакытларын хәбәр итә торган махсус тариф тәкъдим ителде

"Азан" тариф планына күчкән абонентлар шалтырату тавышы урынына татарча мөнәҗәтләр тыңлаячак. (Казан, 6 июль, "Татар-информ", Фәния Лотфуллина). Тататарстанда мөселманнар өчен намаз вакытларын хәбәр итә торган махсус тариф эшли башлаячак. Бу хакта бүген Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә "Яңа медиапроектларны тормышка ашыру турында"гы матбугат очрашуында билгеле булды. Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт...

"Азан" тариф планына күчкән абонентлар шалтырату тавышы урынына татарча мөнәҗәтләр тыңлаячак.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ", Фәния Лотфуллина). Тататарстанда мөселманнар өчен намаз вакытларын хәбәр итә торган махсус тариф эшли башлаячак. Бу хакта бүген Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә "Яңа медиапроектларны тормышка ашыру турында"гы матбугат очрашуында билгеле булды.

Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм "Таттелеком" Ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, "Хозур" нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Пресс-конференция кысаларында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Кәрәзле элемтә өчен махсус "Азан" дип исемләнгән мөселман тариф планы, мөселман радиосы һәм телевидениесе тәкъдим ителде.

"Әгәр яшьләр Интернетка кереп киткән икән, без дә алардан калышмаска мәҗбүр. Интернет ул - Аллаһы Тәгалә биргән әйбер, динне таратуда аны файдалану кирәк. Биредә безнең өчен мөмкинлекләр зур", - дип башлады сүзен Камил хәзрәт Сәмигуллин. Аның сүзләренчә, кәрәзле элемтә өчен "Азан" дип аталган махсус тариф планы аеруча кызыклы. "Намазга уяна алмыйм, дип курыкмыйча йокларга ятарга мөмкин. Телефон сезне вакытында үзе уятачак", - ди мөфти. Әлеге тарифта абонентны намазга уяту хезмәте, мөселман календареның мөһим даталары турында алдан хәбәр итү, хәдисләр һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан мөфтие исеменнән котлау белән смс-хәбәрләр җибәрү каралган. Шалтырату тавышы урынына татарча мөнәҗәтләр яңгыраячак. Берәр төрле дини чаралар булганда да, мөселманнарга бу турыда алдан хәбәр итергә уйлыйлар.

"Бу - мөселман дөньясы өчен зур вакыйга, дип әйтәсем килә. Диния нәзарәте белән эшли башлаганыбызга ике айдан артып китте, - диде "Таттелеком" җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин. - Интернетта төрле мәгълүмат бар, яхшысы, начары дигәндәй, халыкны дөрес юлдан алып барырга тырышырга кирәк. Бигрәк тә мәчеткә йөрмәүчеләрне дингә якынайту мәслихәт. Бу тариф Татарстан буенча гына түгел, бөтен Россия күләмендә эшләр, дип ниятлибез. Башка абонентлар да бездән калышмас, бәлки мөселманнар өчен яңа тарифлар чыгарырлар дип өметләнәм. Әлегә "Азан" тариф планы - Татарстанда беренчеләрдән".

Хаҗга баручылар өчен дә ташламалар каралган. Әлеге тариф буенча Согуд Гәрабстанына минутына нибары 10 сум түләп шылтыратырга мөмкин. Якыннары һәм туганнары өчен борчылучылар хәлләрен белешеп тора алачак.
Интернеттан файдалануга килгәндә, барлык сайтлар да катгый рәвештә иләк аша уздырылачак, дип белдерә "Таттелеком" хезмәткәрләре.

"Азан" тариф планы 2017 елның 10 июненнән гамәлгә керәчәк. Бәясе - көненә 8 сум. Ә сим-карталарны сатуга чыгару - агымдагы айның азагына каралган.
Алда әйтеп узганыбызча, проект Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгы уңаеннан тормышка ашырыла. Шуңа сим-картасының бизәлешендә дә мәшһүр татар галименең рәсеме файдаланылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев