Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Мәскәү метросында 100ләп кеше эвакуацияләнгән

Янгын Локомотив бригадасы тарафыннан сүндерелгән, поезд тыныч урынга озатылган.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә Царицыно метросы станциясендә электричка вагоннарының берсенә ут капкан. Әлеге хәл кичә кич 20 сәгать 35 минутта булган. Янгын чыккан электричкадан 100ләп пассажир эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә "Интерфакс" үз чыганакларына сылтама белән.

Янгын локомотив бригадасы тарафыннан сүндерелгән, поезд тыныч урынга озатылган.

Әлеге хәл буенча рәсми шәрехләү әлегә юк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/20/154638/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев