Мәскәү үзәгендә җиңел машина ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергән
Һәлакәт Яңа Арбат һәм Новинск бульвары киселешендә булган.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Мәскәү үзәгендә Яңа Арбат һәм Новинск бульвары киселешендә АМР дәүләт сериясе номерлары белән "Мерседес" автомобиле ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
ЮХИДИ хезмәткәрләре АМР дәүләт сериясе номерларын салдырып алган. Алар Федераль куркынычсызлык хезмәтенә (ФСБ) беркетелгән, әмма хәзергә әлеге автомобильнең кемнеке икәнлеге ачыкланмаган.
Агентлык мәгълүматлары буенча, урынга бик күп полиция хезмәткәрләре җыелган. Гаммәви матбугат чараларына, аерым алганда, телеканал хезмәткәрләренә һәлакәт урынын төшерүне тыйганнар.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/26/149028/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев